Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Урман-җиребезнең матурлыгы, байлыгы

   Экологик кичә «Әйләнә-тирә мохит турында нинди кагыйдәләр белергә кирәк?", «Кызыл Китап нәрсә ул?» дигән сорау белән башланып китте. Чара барышында балалар 2 командага бүленделәр. Мондый сорауларга җавап эзләделәр: “Бу яфрак кайсы агачтан?", "Кем тизрәк җыяр...?». Шулай ук «үсемлекләр дөньясын» һәм «хайваннар дөньясын» кереп барладылар. Бераз разминка узгач, балалар табигатькә багышланган мәкальләр әйтештеләр. Бу экологик кичәдә балалар табигатькә сак карарга кирәклеген аңладылар дип өметләнәм.