"Голос Победы - Җиңү кайтавазы" - хәрби-патриотик бәйге-фестивале
Ташкичү мәдәният йортында “Голос Победы – Җиңү авазы” хәрби-патриотик бәйге-фестиваленең сайлап алу этабы узды. Фестиваль-конкурста Ташкичү авыл җирлегенә керүче Ташкичү, Ашытбаш, Кысна, Иске Ашыт авылларыннан үзешчәннәр катнашты.