5 апрель көнне Әтнә районы Күшәр авылы мәдәният йортында очрашу киче узды
5 апрель көнне Әтнә районы Күшәр авылы мәдәният йортында очрашу киче узды.Чара милли мәдәният һәм гореф-гадәтләргә багышланган иде. Әдәби-музыкаль кичә җыр, шигырь белән бер рәттән фольклор күренешләр белән үрелеп барды. “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбле “Кичке уенда шаяру” исемле постановка белән чыгыш ясады. Элек Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Өммегөлсемчеләр өлкән яшьтә булсалар да сәхнәдә яшьлекләренә кайтып биеделәр, җырладылар, табышмаклар, тизәйткечләр әйтештеләр. Шулай ук борынгы уеннарны уйнадылар. Мәсәлән: “Кульяулык алык”, “Чүпләм уены”, “Сигезле биюе”. Уен барышында бер-берсенә җаза биреп биремнәрдә үтәделәр.