Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Саулыгым-байлыгым, чисталык-сәламәтлек" сәламәтлек сәгате

   Күчмә китапханә Ташкичү авылының балалар бакчасында эшләде. Яшь укучылар уен формасында узган сәламәтлек сәгатендә катнаштылар. Чара сәламәтлекне кайгырту, яхшы һәм начар гадәтләрне белү, режим саклауның мөһимлеге турында сөйләшүдән башланды.
Аннары балалар «дөрес туклану», «шәхси гигиена», «хәрәкәт активлыгы» конкурсларында катнаштылар. Шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, шәхси гигиена предметлары турында табышмаклар чиштеләр, чисталык турында мәкальләрне искә төшерделәр. Чарада мастер-класс ярдәмендә апликация эшләнелде. Уен программасы балаларга көн дәвамына җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте һәм сәламәтлек өчен: зарядка ясау, чисталык саклау, дөрес туклану, саф һавада йөрү һәм спорт белән шөгыльләнү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.