Книжкина больница (К. Чуковский) Әдәби уен.
Күчмә китапханә Ташкичү авылының балалар бакчасында эшләде. Яшь укучылар уен формасында узган сәламәтлек сәгатендә катнаштылар. Ә ярдәмгә Корней Чуковскийның «Мойдодыр» китабы килде. Балалар төп геройның нинди бәласе бар? дигән сорауларга җавап таптылар. Аның белән нәрсә булды ? Ни өчен аңардан барысы да кача? Чиста һәм пөхтә булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? Корней Чуковскийның "Мойдодыр" әкиятен укыгач, без бу сорауларның барысын да җавапларны таптык. Сәламәтлек сәгате азагында "Мойдодыр кәрзине" уенын уйнарга тәкъдим иттем. Юлда бу кәрзин чәчелеп китә һәм нәни дуслар гигиена өчен кирәк яракларны дөрес итеп җыйялар. Кичә барышында "Добрый Доктор Айболит" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Корней Чуковскийның матур иллюстрацияле китаплары балаларга нык ошады.