Һәр гаиләнең үз герое
Китап укучыларга хәрби-патриотик әдәбиятне пропагандалау, ватаныбызның үткәнен күзалларга, илебезнең бүгенгесен уйлану исәбеннән Ташкичү мәдәният йортында “Татарсан Республикасы тыл геройлары” исемле китапны тәгъдир итү киче узды. Китап “Хәтер” һәм “Алар илгә Җиңү алып кайтты” китапларның дәвамы булып тора. Китап Арча районына багышланган. Ул сугыш елларында завод-фабрикаларда, кырларда һәм фермаларда, төзелештә, мәктәпләрдә хезмәт куйган якташларыбызга багышланган. Әлеге томга Арча районыннан 11257 тыл хезмәтчәне турында мәгълүмат тупланган. Кичәдә катнашкан һәр бер китап укучы үзенең әти-әнисе, туганнары турында мәгълүмат тапты. Кичә махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез өчен, ярдәм йөзеннән, коры душ эшләү белән тәмамланды.