Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Күңелләр сафланадыр иман белән

“Күңелләр сафланадыр иман белән”  дип аталган кичә эстетик тәрбия кагыйдәләренә багышланган. "Балалаларга үгет нәсыйхәт" китабында Ризаэддин Фәхреддин "Алтыннан һәм оҗмах байлыгыннан да кадерлерәк нәрсә – тәрбияле бала" дип билгеләп үтте. Бу китап нигезендә Ризаэддин Фәхреддин әсәрләре балалар өчен үгет-нәсыйхәт һәм тәрбия бирү практикасына кертелде. Мәсәлән: ата-аналар алдында әдәпле булырга, аларның сүзләрен тыңларга, кечкенәләргә мәрхәмәтле булырга. Шулай ук өлкәннәргә һәм ата-аналарга хөрмәт һәм мәхәббәт. Тематик кичә барышында без бу китапның берничә бүлегенә тукталдык - бу "Тәрбияле бала", "Кунак манералары", һәм "Дустанә монерлар". Кичә ахырында "Бергә укыйбыз" сериясеннән "Беренче көн" һәм "Беренче рәхмәт"китапларына күзәтү узды.