Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә янар җыр булып (М.Җәлил)

    15 февраль көнне 13.30 сәгатьтә Ташкичү авыл китапханәсендә викторина узды, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган. Китапханәче катнашучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, Моабит дәфтәрләренең нинди авыр юл үтүе белән таныштырды. Шагыйрь бит әсирлектә дә көрәшен туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләренең берсе була. Утырышта катнашучылар коточкыч җәзалаулар да, үлем куркынычы да шагыйрьне дәшми калырга, какшамас холкын сындырырга мәҗбүр итә алмавын белделәр. Туган иленә аның ике дәфтәрләре кайтты. Аларны бөтен дөньяда "Моабит дәфтәрләре" исеме астында беләләр. Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын һәм көчле рухын юк итә алмыйлар. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен кычкырып укыдылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук "Каһарман каләме, җиңү җыры" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Электрон презентация ярдәмендә хәрби кинохроника һәм Геройлар шәһәре кадрлары телдән мәгълүматны күрсәтмә материаллар белән тулыландырды. Алган белемнәрен балалар «Кызыл ромашка»уен викторинасы барышында күрсәтә алдылар. Китапханә укучылары Муса Җәлил исемен горурланып искә алырлар дип өметләнәм.