Уйна тальян гармуныңны, безнең авыл көенә
Ташкичү мәдәният йортында Балтач районы Борнак авылыннан бик күп конкурслар лауреатлары, гармунчылар Габдрахманова Рузилә һәм Нургалиев Наил белән җылы, җырлы очрашу узды. Бу кич баян, гармун, тальян моңнарына күмелде.