«Нам есть чем гордиться»
Ташкичү авыл китапханәсе Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Нам есть чем гордиться» Республика акциясендә катнашты. Чара барышында Абдулла Алишның "Әсирлектән шигырьләр" китабыннан шигырьләре һәм Нәби Дәүлинең "Тормыш белән үлем арасында" повесте укылды. Акциядә катнашучылар сугышның кырыс дөреслеген һәм фаҗигасен тәкъдим иттеләр - бу якыннарның үлеме, торакны югалту, ачлык, салкын. Акция барышында китап укучыларыбыз Совет халкының батырлыгын һәрвакыт истә тотарга һәм күптән көтелгән җиңүнең бәясен белергә тиешлегебезне аңладылар дип өметләнәм.