Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Здравствуй книжная страна

   Китап күргәзмәсе ярдәмендә Ташкичү авыл китапханәсендә яңа китап көне үткәрелде. Китапханәдә яңа китаплар-ул һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Бу көнне китапханә укучылары библиографик обзор ярдәмендә, китапханә яңалыклары белән таныштылар. Алар үзләре өчен теләсә нинди зәвыкка яңа китап сайлый алдылар. Күргәзмәдә матур һәм балалар әдәбияты, танып белү китаплары, иллюстрацияле хикәяләр һәм күңелле шигырьләр тәкъдим ителде. Чара барышында укучылар үзләренең яраткан язучылары һәм китаплары турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.