Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Для вас ребятишки, зимние книжки.

   Китап укып үскән баланың күңеле саф, фикерләү сәләте югары. "Сезнең өчен балалар, кышкы китаплар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе кышкы чорга – кышка багышланган. Күргәзмәдә балалар әдәбияты – Татьяна Бокованың "Яңа ел алдыннан Могҗизалар" китабы, Ханс Кристиан Андерсенның Снежная королева китабы, рус халык әкияте По щучьему велению, Абдулла Алиш Куян кызы тәкъдим ителде. Әкият геройлары үз гамәлләре белән безгә яхшылыкны яманлыктан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәнергә ярдәм итә. Яшь укучылар үзләре өчен китапны сайладылар. Шулай ук Лилия Дәүләтшинаның "Нәниләргә бишек җырлары, бармак уеннары" китабына кергән бармак уеннарын да рәхәтләнеп уйнадылар. Чара барышында укучылар үзләренең яраткан язучылары һәм китаплары турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.