Яңа ел могҗизасы
Ташкичү авыл мәдәният йортында, балалар өчен, Яңа ел бәйрәме узды. Яңа ел-олыларның да, балаларның да иң яраткан бәйрәме. Зал уртасында бизәлгән чыршы, балалар Яңа ел костюмнарын киеп, әкият геройларына әверелделәр. Костюмнар төрле-төрле : әкият персонажлары һәм урман җәнлекләре. Кичәдә бик күп төрле маҗаралар, тылсымлы могҗизалар булды. Тамаша башынып китте әкият геройлары «Убырлы карчык» һәм «Су анасы» белән. Күңелле музыка астында балалар төрле уеннарда катнаштылар. Мәсәлән: "Кышкы табышмаклар","Кыш бабай капчыгы белән уен","Кем калды-шул җиңде", "Кем беренче?”. Шулай ук кечкенә дуслар "Әйе" һәм "Юк"сорау-җавап уенда катнаштылар. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар балаларны Яңа ел белән котладылар, тәм-томнар һәм бүләкләр өләштеләр.