Батырлыкта яши матурлык-шулар тотып тора Ил данын! Очрашу Хайруллин Фирдүс (СВО)
Китапханәдә, махсус хәрби операциядә хезмәт иткән Мәмсә авылы егете Хайруллин Фирдүс белән очрашу узды. Кичәдә Фирдүс гаиләсе, әнисе, туганнары катнашты, авыл халкы килде. Ватанына, үз халкына тугры булган егетебез моны күкрәгендәге медальләре белән исбатлый. Кичә җылы аралашу, сөйләшү, хәлләр белешү, туган якка мәхәббәт белдергән шигырьләр уку белән үрелеп барды. Мондый очрашу һәрвакыт дулкынландыргыч һәм күп кенә эмоцияләргә уята.