Күрше чәе-иң тәмле чәй
Безнең татар халкы кунакчыл халык: “Якты чырай такта чәй”,- дип, каршы ала кунакны. Бүгенге кичәбездә “Күрше чәе-иң тәмле чәй” дип тикмәгә генә аталмады. Чәй эчү күптәннән инде халкыбызның кунак кабул итү йоласына әйләнгән. Ата-баба гадәтләрен без дә дәвам итәбез. Ташкичү мәдәният йортына кунакка килгән кешене, чәй табыны белән каршы алабыз. Кичәгә һәр кеше үзенең күршесен алып килде. Күршеләр арасында махсус операциядән ялга кайткан егетебез Хайруллин Фирдүс гаиләсе, туганнары белән бар иде. Матур, җылы кичә җырлар, шигырьәр, изге теләкләр белән үрелеп барды. Чәй дигә шифалы эчемлек каян килеп чккан соң? дигән сорауга риваят ярдәмендә ачыкладык. Татар халык ризыклары үзенең милли традицияләре белән бай. Шуны исәптә тотып “Эчсәң чәй-җанга җәй” дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.