Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Исәнме алтын көз!

  Традиция буенча октябрь аенда көзге уңыш бәйрәме үткәрелә. Шушы бәйрәмне традициягә кертеп Ташкичү авыл китапханәсе Ташкичү балалар бакчасында күчмә китапханә белән эшләде. Уңыш бәйрәменә кунакка матур чәчәкләр белән «Көз» һәм «Җәй» кызлары килде. Аның белән бергә балалар көзге бакча һәм яшелчә бакчасы буйлап сәяхәт иттеләр. Кичә уен формасында узды. Балаларга тәкъдим ителде хәрефләр җыелмасы. Ә нәни китап укучылар кайсы яшелчәне билгеләргә кирәклеген бик тиз хәл иттеләр. Бергәләп, күңелле итеп аланда гөмбәләрне җыйдылар. Ә гөмбәләр гади түгел, аларда көз турындагы мәкальләр һәм биремнәр яшерелгән. Үз бакчаларында үстерелгән яшелчәләр турындагы табышмакларны да шулай ук чиштеләр. Көзге яфрак ярдәмендә балалар “Ничек дөрес тукланырга кирәк?", "Сезнең түтәлдә нинди яшелчәләр үсә?", "Нинди яшелчәләр витаминнарга бай?” дигән сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм азагына яшь китап укучылар "Көз аенда кунакта" исемле китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар. Бәйрәм күңелле һәм танып белүчән булды дип өметләнәм. Чара күңел ачуга гына түгел, ә балаларга ниндидер файдалы мәгълүмат бирүгә дә юнәлдерелде.