Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Яшик әле гөрләтеп, янган учакларны дөрләтеп. Әдәби-музыкаль кичә.

    Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, гореф-гадәтен, яшәү рәвешен, йолаларын өйрәнә. Шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, дуслыгын ныгыта. 27 апрель көнне Ташкичү мәдәният йортына Биектау районынан, төрле авылларыннан, мәдәният хезмәткәрләре килде. Матур, дәртле такмаклар белән “Өммегөлсемчеләр” кунакларны каршы алдылар. “Өммегөлсем” халык фольклор коллективы белән берлектә бер сәхнәдә дуслык күпере салынды. Бәйрәм киче моңлы җырлар, шигырьләр, нәфис сүз белән үрелеп барды. Кичә Бөек Тукаебызның “Туган тел” жыры белән тәмамланды.