Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Батырлар турында мәңгелек хәтер. Күргәзмә-уйлану

   Китап укучыларга хәрби-патриотик әдәбиятне пропагандалау, ватаныбызның үткәнен күзалларга, илебезнең бүгенгесен уйлану исәбеннән Ташкичү мәдәният йортында “Батырлар турында мәңгелек хәтер” исем астында китап күргәзмәсе эшләп килә. Китап күргәзмәсенә Арча районына багышланган “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Арчалылар-Бөек Ватан сугышында” китапларның беренче һәм икенче томнары урнаштырылды. Шулай ук китапханә укучылары, махсус операциядә катнашкан ир-егетләребез өчен, ярдәм йөзеннән, маскировка сетка үрделәр, күргәзмәгә куелган китаплар, фотолар, экспонатлар белән якыннан таныштылар.