"Гомерләрнең кадерләрен белеп яшик" - очрашу
Туган ил… Ул кайдан башлана? Һәркем өчен Туган иле ул туган җиреннән башлана. Кем өчендер ул – туган авыл, кем өчендер туып үскән шәһәредер. Туган ил! Ватан! Бу төшенчәләр бала күңеленә туган көненнән алып сеңдерелә башлый, чөнки кендек каны тамган Туган җир, Әти-Әни кебек үк кадерле. 9 октябрь көнне Ташкичү мәдәният йөртында Бадриев Рәмис белән очрашу узды. Ул махсус операциядә катнашып 14 көннек отпускага кайтты. Кичә барышында Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе укытучылары, авыл халкы, Рәмиснең туганнары, күршеләре гаиләсенә һәм үзенә изге теләкләрен җиткезделәр. Матур, җылы, шул ук вакытта моңсу да кичәбез матур җырлар, туган якка мәхәббәт белдергән шигырь юллары белән үрелеп барды.