Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Имею право знать!" Интернет-дәрес

   Хәзерге җәмгыятьтә мәгълүмати технологияләр эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә кулланыла. Интернет ярдәмендә сатып алалар, хәбәрләшәләр, укыйлар, хезмәтләр өчен түлиләр һәм дәүләт хезмәтләреннән файдаланалар. Китапханәдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында компьютер белеме дәресе үткәрелде. Чара өлкән яшьтәге кешеләргә компьютер һәм интернет белән эшләү нигезләрен үзләштерергә һәм алган белемнәрен көндәлек тормышта кулланырга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Интернет-дәрес барышында мөстәкыйль рәвештә папкалар һәм файллар, текст документлары төзергә өйрәндек. Яндекс эзләү системасы белән таныштык һәм интернетка ничек чыгарга. Шулай ук текстларны күчерергә. Дәүләт учреждениеләре сайтлары һәм порталлары белән эшләү буенча белем алдык.