"По страницам родного края"
Үткәнне истә тоту-димәк, мәдәниятебезне һәм мирасыбызны саклап калу. Нәкъ менә шушы Хәтер безне акыллырак һәм зирәкрәк итә. "Безнең авылда нинди чишмәләр бар?" дигән сорау белән башланып китте экологиягә багышланган кичәбез. Моңа ”Туган ягым табигате” исемле китап күргәзмәсе ярдәм итте. Ул түбәндәге китаплардан төзелгән: “Арча районының Кызыл китабы” - Арча муниципаль районы администрациясе редакциясе нәшрияте, “Татарстанның Хайваннар дөньясы”, Татарстан китап нәшриятынында бастырылган “Кошлар”. Кичә берничә өлештән торды. Беренче өлештә без “Син табигатьтә үзеңне ничек тотарга тиеш?” сорауга җавап таптык. Ә икенче өлештә педагог-пенсионер Шакирова Сольма апа туган ягы - Мәмсә авылы буйлап экскурсия үткәрде. “Безнең Мәмсә авылы күп сулы, исеме җырларга кергән Ашыт елгасы ярларына сыенып утырган”- дип сүзен башлады. Ул кызыклы фактлар турында сөйләде: Мәмсә авылы Ашыт елгасы буенда урнашкан. Мәмсә авылы чишмәләргә байлыгын. Авыл аша инеш ага һәм Ашыт елгасы белән тоташа. Бу урынны халык өч инеш дип атый. Шулай ук ”Фоат”, “Наратлык” чишмәләренең килеп чыгышы турында сөйләде. Бу чишмәләр авыл халкын һәм әйләнә тирә авылларын тәмле суы белән сөендерә. Мәмсә авылы коры елгалары турында да күп кенә информация бирде. Кичә барышында балалар “Кызыклы арифметик мәсьәләне чиш!” дип аталган конкурста катнаштылар. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә киләчәктә балалар табигатьне саклаучылар булсыннар иде. Туган якны өйрәнү сәгате кызыклы һәм мавыктыргыч узды.