Мәрҗани нәселенең затлы әдибе М.Галәү Исторический час
Китапханә өлкән сыйныф укучыларын, 20 гасыр тарихи романы жанрына нигез салучы драматург, журналист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү турында, тарихи сәгатькә чакырды. Ул күп кенә әдәби әсәрләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар һәм «Канлы тамгалар» тарихи эпопеясының авторы. Тарихи сәгатьтә катнашучылар үткәнгә экскурсия ясадылар. Чара барышында китапханә укучылары язучы биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштылар, «Болганчы еллар» һәм «Мөһаҗирләр» роман әсәрләреннән өзекләр ишеттеләр. Шулай ук чарада катнашучыларга конкурс тәгъдим ителде: "Санны кем төгәлрәк атар?", "Ничек атыйлар...", "Әсәрне уйлап карагыз". Дөрес җаваплар өчен балалар баллар алдылар. Уен ахырында җиңүче дә билгеләнде.