Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Татарстан дәүләт символлары

  Татарстан Республикасы көненә багышланган кичәнең беренче өлеше китапханәдә узды. Уен формасын кулланып, Казанның истәлекле урыннарын, атаклы кешеләрен барладык. Сәяхәтебез берничә турга бүленде : “Танылган шәхесләребез”, “Милли үзенчәлекләр”, “Мәкальне дәвам итегез”, “Шигъри тукталыш” һәм  “Музыкал тәнәфес!”. Шушы темага багышлап “Татарстан дәүләт символлары” исемле китап күргәзмәсе төзеп тәгъдим ителде. Икенче өлеше Ташкичү мәдәният йорты каршында узды. Кичә матур җырлар , шигырьләр белән үрелеп барды. Ә соңыннан тамашачыларны кайнар чәй. кайнар коймак белән сыйладык.