"Ак, зәңгәр, кызыл төс-дан һәм җиңү символы" Тематик кичә
22 август көнне китапханәдә Россия Федерациясе флагы көненә багышланган тематик кичә узды. Китапханә укучыларына Россиянең дәүләт символикасы белән Россия флагы тарихы турында сөйләнелде. Кичә барышында “Ак-зәңгәр-кызыл " исемле табышмаклар чиштек, «Флагны тапшыр» уен – эстафетасында катнаштык. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.