Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Ял итеп алыйк!" Экспресс-информация

   Ташкичү авыл китапханәсендә, яшь укучыларны вакытлы матбугат белән таныштыру максатында, экспресс-мәгълүмат үткәрелде. Бу көн китапханәгә яңа яшь укучыларны җәлеп итте. Укучыларга «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере» кебек басмалар һәм «Көмеш кыңгыр»газетасының яңа саннары тәкъдим ителде. Көн дәвамында, китапханә кулланучылары, балалар журналлары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар әлеге журналларда танып белү һәм күңел ачу материаллары булуы турында мәгълүмат алдылар. Журнал битләреннән биремнәр тәкъдим ителде: «Салават күпере» ннән табышмаклар, «Көмеш кыңгыр» дан әдәби уен, «Сабантуй»дан сораулар. Уен формасында балалар табышмакларны һәм журналлардан ребусларны чиштеләр. Моннан тыш, «Көмеш кыңгыр» газетасында мәктәп тормышыннан алынган мавыктыргыч мәкаләләр дә укыдылар.