Әкиятләр илендә (А. Алиш)-әдәби уен
Ташкичү авыл китапханәсендә Абдулла Алиш әсәрләре буенча әдәби уен узды. Әдәби уенның кунаклары башлангыч сыйныф укучылары иде. Укучылар Алиш әкиятләренең игелекле һәм күңелле геройлары белән таныштылар. Шулай ук “Кем нәрсә ярата?”, “Нинди әсәрләрдән бу предметлар?” кебек конкурсларда катнаштылар. Командаларга авторның әсәрләреннән сүзләр җыелмасы тәкъдим ителде, аннары бу сүзләрнең кайсы әсәрдән икәнен белергә кирәк булды. Әдәби уенда “Абдулла Алиш журналист, әкиятче һәм герой” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.