"Иң оста әкият сөйләүче"- инсценировка
Язучы Лев Николаевич Толстойның тууына 195 ел тулу уңаеннан китапханәдә урта мәктәп яше өчен “Иң оста әкият сөләүче” дип аталган инсценировка узды. Кичә 11 сентябрьдә 13 сәгать 30 минутта Ташкичү авыл китапханәсендә узды. Толстой әсәрләрен яхшырак аңлар өчен укучылар тормыш һәм иҗаты буйлап виртуаль сәяхәт иттеләр. Ә “По страницам произведений Л. Толстого” китап экспозициясе аша әсәрләре белән таныштырды. Яшь укучылар «Филиппок», «Лев и собачка», «Котенок» әсәрләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук мәчене явыз этләрдән коткарган батыр малайның гамәле турында да фикер алыштылар. Балалар Л. Н.Толстойның әсәрләре ярдәмендә безне яхшы, игелекле һәм ярдәмчел кешеләр булырга өйрәткәнен белделәр. Шулай ук яшь укучылар мондый сорауларга җавап тапканнар: “Кайсы әсәрләрдә ялганлап һәм алдап булмый?”, “Бөек дуслык кайда сурәтләнә, һәм нинди дуслык булырга тиеш?”.