“Сөлгеле капка” - фольклор фестиваль
Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды. Фестиваль Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" муниципаль учреждениесе, "Арча район Мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениясе, Ташкичү авыл Мәдәният йорты тарафыннан оештырылды. Фестивальда катнашу өчен төрле төбәкләрдән 84 коллектив гариза биргән. Катнашучылар "Халык жыры", Халык биюе", "Инструменталь башкару", "Фольклор этнографик куренеш" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Катнашучылар арасында Әтнә, Мамадыш, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан һәм Мари Эль Республикасы, Казан шәһәреннән, ерак араларны якын итеп килгән, иҗат коллективлары булды. Фестиваль кунакларын “Өммегөлсем” халык фольклор коллективы Ташкичу мәдәният йортында каршы алдылар, Фестивальдә катнашучылар, килгән кунаклар Сабантуй мәйданына гармуннарда уйнап, татар халык җырларын җырлап төштеләр. Фестивальдә милли җәүһәрләребез булган халык җырлары, фольклор әсәрләре, җырлы-биюле халык уеннары яңгырады.
20 коллектив чыгыш ясаган саен катнашучыларга дипломнарны һәм истәлекле бүләккләрне тапшыра бардылар. Бүләкләү өчен сәхнәгә Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина да чакырылды. «Оештыру шул кадәр югары дәрәҗәдә. Ташкичү җире – бик мәгънәле җир, чөнки татар милләтенә хезмәт итүче иң затлы шәхесләрне тудырган, аларны халыкка бүләк иткән җир. Әлеге бәйрәмнең нәкъ менә монда үтүе дә юкка түгелдер», – диде ул.