Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Чатыр тау җыены" - Халыкара фольклор фестивале

   Традицион Халыкара фольклор фестивале “Чатыр тауда жыен” 8 июльдә Чатыр-тау тавында узды. Азнакай районының иң матур тавында төрки халыкларның 3000нән артык катнашучысы һәм фольклор коллективлары җыелды. Кунакларга театральләштерелгән тарихи тамаша күрсәттеләр. Фестивальдә төрки телле халыкларның көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар эшләде, аларда төрле милләт вәкилләренең ишегаллары экспозицияләре, шулай ук күргәзмәләр, кул эшләре һәм милли ризыклар ярминкәсе тәкъдим ителде. Фестивальдә төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның районнарыннан фольклор коллективлар чыгыш ясады. Шушы матур фестивальдә Арча районыннан "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы катнашты.