Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Ачык авыз” - Уен-Фест

  “УЕН-ФЕСТ” — онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан Татарстан Республикасында оештырылган проект. Һәр милләтнең үз җирлегендә барлыкка килгән, буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары, җырлары бар. 2 июнь көнне балалар белән “Ачык авыз”  уенын, Ташкичү мәдәният йорты фойесында уйнадык. Балалар артлы-аллы парлашып түгәрәк ясап бастылар. Бер кеше парсыз калды. Гармун бию көен уйнады. Эчке якта торган укучылар бию көенә әйләнделәр. Көй кинәт кенә туктый, һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган кешеләр белән парландылар. Бер кеше тагын парсыз калды. Ул уртага чыгты һәм : “Мин кем?”-дип кычкырды. Иптәшләре аңа: “Ачык авыз син!”-дип җавап бирделәр. Ә аңа җаза үтәргә куштылар. Ә җазалар: табышмак әйтү, бию, шигырь сөйләү иде. Чара бик матур һәм файдалы утте.