"Табигать һәм мин" - экологик кичә
“Табигать ничек үзгәргән?, Елның нинди вакыты килеп җитте?”- сорау белән башланып китте экологияга багышланган кичәбез Ташкичү авыл китапханәсендә. “Туган ягым табигате” исемле китап күргәзмәсе моңа ярдәм итте. Кичәбез берничә өлештән, шулай ук бәйгеләрдән торды. Мәсәлән беренчесе: “Табигатьтә үз үзеңне син ничек тотарга тыеш?”-дигән сорауга бергә җавап эзләдек. Икенчес өлеше табышмаклар чишү иде. Өченче өлешендә кызыклы арифметик мәсәләләр чиштек. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә киләчәктә балалар табигать сакчылары булырлар.