Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Арча ягы-туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без !

   5 май көнне К. Тинчүрин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында Арча районы сәнгать осталары “Арча ягы-туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без !” исем астында зур концерт – тамаша белән чыгыш ясады. Кичә барышында тамашачылар һәм кунаклар өчен “Арча һөнәрчеләренең остаханәләре”, “Мәдрәсә-белем чишмәсе”, “Кырлай урманы”, “Балалар өчен осталык дәресләре”, “Яшь килен сыйлары”, “Әдәби мәйдан” исемле интерактив мәйданчыклар эшләде. Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” халык фольклор коллектив “Яшь килен сыйлары” бүлегендә “Килен төшерү”, “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” фольклор күренешләр тәгъдим итте.