Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Су анасы, шүрәлеләр белән әкият дөньясында" (Г.Тукай) - әдәби сандык.

   26 апрельдә 11 сәгать 30 минутта Ташкичү авыл китапханәсе, Ташкичү балалар бакчасында күчмә китапханә белән эшләде. Яшь укучылар өчен "Су анасы, Шүрәлеләр белән әкият дөньясында" дип аталган әдәби сандык узды. Әдәби сандык Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әкиятләренә багышланды. Яшь укучылар янына Габдулла Тукайның "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык", "Бала белән Күбәләк", “Кызыклы шәкерт” әсәрләреннән әдәби геройлар килде. Чара барышында балалар Г. Тукайның әсәрләрен искә төшерделәр, «Әкиятләр буенча сәяхәт» исемле викторинада катнаштылар. Әкият персонажы «Су анасы» сорауларына да җавап бик тиз таптылар.  Шулай ук конкурсларда катнашканнар: «Кемнең кулында алтын тарак?», «Бу өзек кайсы әкияттән?», «Бу предметлар нинди әкиятләрдән?». Әдәби сандык матур һәм күңелле үзды.