Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Габдулла Тукай иҗаты һәм Корьән" - тематический вечер

   13 апрель көнне Ташкичү мәдәният йортында балалар өчен бик күркәм кичә узды. Аллаһу Тәгаләне олылап, ислам тәгьлиматы вә шәригате таләп иткәнгә, балаларны сабый чактан ук изгелеккә өндәү дә дуслыкка, миһербанлыкка үгетләү Габдулла Тукай үзе дә үрнәк булып торган. Габдулла Тукайның ислам диненең безнең җирдә үсеш алу сәбәбен 19 гасыр мәгьрифәтчеләре - дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең фидакарь хезмәтләре белән бәйли. Моңа дәлил булып “Габдулла Тукай иҗаты һәм Корьән” исем астында китап күргәзмәсе торды. Кичә барышында Ташкичү авылы остабикәсе Нурлыхода апа балаларга ислам дине, гореф-гадәтләрне, әти-әнигә хөрмәт, туган илгә мехәббәт турында вәгазләр сөйләде. Кичә мул табын артында ифтор ашы белән тәмамланды.