"Безгә гомер ике бирелмәгән, бер мизгел ул уйлап карасаң... " Очрашу-киче
Махсус хәрби операциядә катнашкан Мәмсә авылы егетебез Хайруллин Фирдус 14 көнлек ялга кайтты. Ташкичү мәдәният йортында, мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә, Фирдүснең үзе һәм гаиләсе белән очрашу узды. Кичәдә Ташкичү авыл җирлеге рәисе Хабибуллин Рәдис Харис улы җылы теләкләрен җиткезде. Шулай ук лаеклы ялдагы укытучыларыбыз Камалиева Мәвҗидә, Мухаммадиева Нурия апаларыбыз мәктәп чорындагы кызыклы истәлекләрне искә төшереп сөйләделәр. Кичәбез матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан Фирдүснең үзенә һәм гаиләсенә сүз бирелде. Әнисе Нәзирә ханым авыл халкына, авыл җирлеге җитәкчесенә, мәдәният хезмәткәрләренә гуманитар ярдәме җыюны оештырган өчен, һәрвакыт ярдәм итеп торган өчен, мең, мең рәхмәтләрен җиткезде. Ә кичәбезнең икенче өлеше мул табын артында ифтар ашы белән дәвам итте. Ташкичү мәдәният йорты җитәкчесе Магсумова Гөлфия хәрбер кешегә үтеп керерлек вәгазләр, дога белән тәмамланды. Мобилизациядәге егетләребез исн-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп калды.