Яшь киленгә су юлы күрсәтү
5 февраль көнне Ташкичү мәдәният йорты сәхнәсендә “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” өр яңа фольклор постановка сәхнәләштерелде. Фольклор постановка әлбәттә “Өммегөлсем” халык ансамбеле кызлары тарафыннан башкарылды. Килен булып төшкән көнне туй мәҗелесенә кадәр, я булмаса икенче көнне кыз көянтә-чиләк белән су алып кайтырга тиеш. Килен башка авылдан төшсә дә, яки үз авылыннан булсада, беренче мәртәбә суга үзен генә җибәрмәгәннәр. Ак алъяпкыч таккан килен көянтәгә чиләкләр асып, яшь кияү белән парлап та барганнар. Йола буенча аны егетнең кыз туганнары, гармун, җырлар белән озата барган. Килен шулай ук аларга үзенең бүләкләрен-чиккән кулъяулыклар өләшкән. Борынгы гореф-гадәт белән, килен чишмә суын чиләкләренә тутырып алганнан соң, чишмәгә көмеш акча ташлый. Һәм суны өйгә алып кайтып җиткергәч, суны беренче булып кияүнең әти-әниләре татып карый, аннан кияү үзе һәм калган кунаклар. Кайбер очракларда туйга килгән кунаклар суны сатып биргән. Су эчкән кеше яшьләргә үзенең теләкләрен теләгән. Фольклор коллектив кызлары шул ук вакытта туй мәҗелесенә, килен төшерүгә багышланган йола җырлары да башкардылар. Яшь киленгә су юлы күрсәтү бәйләнешле әлегә йола, әлбәттә, яшьләрнең никахларын ныгыту, киләчәк тормышларын бәхетле итү, төй көнен онытылмаслык ясау өчен үткәрелә. “Өммегөлсем” фольклор ансамбеле кызлары моны бик матур итеп дәлилләп уйнап та күрсәттеләр.