Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Тылсымлы дыр бу – Яңа ел бәйрәме!" (Балалар өчен театральләшкән Яңа ел тамашасы)

         4 январь көнне “Тылсымлы дыр бу-Яңа ел бәйрәме!” исем астында театральләшкән Яңа ел тамашасына нәни дуслар, кышкы каникул чорында, мәдәният йортына җыелдылар. Елның-елында, без мәдәният хезмәткәрләре, Яңа ел әкияте белән куандыргач, балалар әлеге тамашаларны түземсезлек белән көтеп алалар. Кунакка Кыш бабай, Кар кызы, Шарл Перроның Кызыл калфак әкиятеннән Әби белән Кызыл калфак килде.  Күңелле музыка астында балалар әкият геройлары белән төрледән-төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Мәсәлән: “Кыш бабай ярдәмчеләре”, “Ачык авыз”, “Кем күбрәк кар йомарламнарны җыя”, “Кем алды-шул җиңде”, “Кем беренче?”, “Веселая погремушка”. Шулай ук Кызыл калфак әкиятеннән килгән Әбиебез тәгъдим иткән, татар халкының борынгы уеннарын “Ачык авыз”, “Кәрия-Зәкәрия..” уйнарын бик яратып уйнадылар. Кызыл калфакнык “Әйе”, “Юк” сорау-уенында бик теләп катнаштылар. Кар кызының кышкы табышмакларына җавапны тиз таптылар нәни дуслар. Үз чиратында Кыш бабай да, изге теләкләрен җиткезде, бүләкләрен өләште.  Һәм кышның салкыннарыннан куркып өйдә ятмаска, ә һавада күп йорергә, чана, чангы шуарга дигән теләкләрен җиткезде. Бәйрәм чарасы бик күңелле һәм файдалы утте.