«AGA BAZAR» этномәдәни фестиваль
3 июль көнне Болгар музей-тыюлыгы территориясендә, беренче тапкыр, «AGA BAZAR» этномәдәни фестиваль узды. Фестивальнең төп сәхнәсендә “Многозвучный Татарстан” республика бәйгесендә һәм “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры бәйгесендә катнашучы һөнәри һәм үзешчән коллективларның инструменталь музыкасы яңгырады. Фестиваль кунаклары өчен Татарстан районнарыннан килгән һәвәскәр фольклор коллективлары чыгыш ясады. Арча районыннан “Өммеголсем” халык фольклор ансамбеле “Туйда каз бүлү” исем астында өр яңа эчтәлектә, спектакельгә тиң күренеш белән чыгыш ясады. Өммегөлсемчеләр өлкән яшьтә булсалар да сәхнәдә яшьләрчә биеделәр, җырладылар, табышмаклар, тизәйткечләр әйтештеләр. Җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормады. Уйнаулары белән генә түгел, әби-бабаларыбызның онытылып барган йолаларын яңартып сәхнәгә чыгару белән дә халыкның мәхәббәтен яулады. Сәхнә түрендә яшь кәләш белән кияү, туйга килгән кунаклар һәм әлбәттә инде туй күчтәнәче, бизәлгән парлы каз. Туй күчтәнәче парлы казны бүлү шаяру-шартлы гына бүлү. Туй күчтәнәчен һәммәсе бергәләп ашасыннар, исән-сау гөрләшеп яшәсеннәр дигән теләкләр теләнелде.
Халкыбызның рухи мирасын сакларга, борынгы заманнардан ук килгән күңел җәүһәрләрен хәзерге буынга җиткерү безнең максат булып тора. Һәр милләтнең сәнгате, гореф-гадәте аның тарихына, диненә, табигый шартларына, сәүдә бәйләнеше һәм күршелек мөнәсәбәтләренә бәйле. “Ага - базар” - Болгар шәһәренең X-XV гасырлардагы сәүдә-һөнәрчелек шәһәре. Идел Болгарының сәүдә-һөнәрчелек һәм мәдәни үзәге. Халыкара этномәдәни фестиваль урта гасырлардагы "Зур Базар"ның киң күләмле җыелма образы тудырылды. Мәйданчыкларда Идел буе халыкларының милли ишегаллары, аларның көнкүрешен, кием-салымын, аш-су әйберләрен эченә алган этнографик экспозицияләре тәкъдим ителде. Һәр ишек алдында шул милләт вәкилләре үзләренең халкы турында сөйләп, килгән кунакларга йолаларны, милли уеннарны күрсәттеләр.