Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Гомерләр заяга узмаган".

Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, югары категорияле җитәкче, ветераннар советы рәисе, “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбеле җитәкчесе, районыбызның данлы шәхесләре эшчәнлеген китап битләренә салучы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызының тагын бер китабы дөнья күрде. Бу китап бөтен гомерен мәдәнияткә, сәнгатькә багышлаган, армый-талмый халыкка хезмәт иткән Арча районы Иске Ашыт авылы кызы Әминова Раузалина Фатыйх кызы турында. Әлеге китапта геройның туган авылы тарихы, аның балачагы, мәктәп еллары, гаиләсе һәм хезмәт эшчәнлеге турында язмалар һәм фотосүрәтләр урын алган. Автор китап битләренә Раузалина апа турында мондый сүзләр язган: “Аллаһы Тәгалә аңа бетмәс-төкәнмәс сәләт биргән. Ул оештыру сәләте дисеңме, җырга-моңга сәләт дисеңме, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыга алу сәләте дисеңме.. Барысы да бергә тупланган Раузалина Фатих кызында. Җитмәсә, төскә-биткә чибәр, кием-салымы үзенә килешеп тора, тыйнак-сөйкемле, итәгатьле-мөләем, сабыр-түземле”. Раузалина апа-шәфкатьле остаз да, һәрьяктан үрнәк, таләпчән, абруйлы җитәкче дә. Әйе, аның турында “хыяллары тормышка ашкан кыз” дип яздылар. Тормыш баскычларын үтә-үтә, гади киномеханиктан район мәдәният йорты директоры дәрәҗәсенә кадәр менү бәхет түгелмени?! Гомере буе халыкка хезмәт итү, мәдәнияткә, сәнгатькә, сәхнәгә гашыйк булып, шул өлкәгә лаеклы ялга чыккач та тугры булып калу бәхет түгелмени?....

Китап авторы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызы, китапның герое Раузалина Фатыйх кызы белән очрашуга авыл халкы, укытучылар һәм китапханә укучылары җыелды. Кичә китап битләреннән алынган юллар белән үрелеп барды. Үзечшән җырчылар матур, матур җырларын бүләк иттеләр, күп кенә  шигырьләр яңгырады. Китап героебызны авылдашлары Иске Ашыт авылы, “Саяра” халык театыры артистлары Рәмзия Хөсәенова “Табылдык” спектакеленнән өзек белән кичәне җанландырып җибәрделәр. Шулай ук ветераннар советы исеменнән ветераннар советы рәисе Рәмзия Шәрипова рәхмәт сүзләре җиткерде. Үз чиратында прфсоюз председателе рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсих Галимҗанов музыкаль бүләк юллады.