Тематический вечер «Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре»
3 октябрь көнне Сөрде мәдәният, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре катнашында, өлкәннәр көненә әдәби-музыкаль узды. Әлеге кичәгә, авыл халкы, һәм үзләренең бергә яши башлауларының түгәрәк даталарын бәйрәм итүче гаиләләребез дә катнашты. Кичәбез гаиләләребез катнашындагы матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды.
Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, илнең үсешенә, балаларын, оныкларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Сез – безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез. Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телим, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын дигән теләктә калабыз.
Кичә олыларга багышланган шигырьләр, борынгы җырлар, биюләр белән үрелеп барды.