Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Патриотический вечер “Защита Отечества - долг каждого”

2025 ел илебездә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Сөрде мәдәният йортында, китапханә белән берлектә “Ватанны саклау һәркемнең бурычы” дигән исем астында патриотик әдәби кичә үткүрелде. Кичәгә очрашуга үзләренең хезмәтләрен  Әфган, Чечня сугышында үткән хәрби ветераннарыбыз чакырылган иде. Аларның тормышларына, гаиләләренә хезмәт вакытында күрсәткән батырлыкларына, карата презентация тәкъдим ителде. Кичәбездә махсус хәрби операциядә зонасында катнашкан егетләребезнең батырлыклары да искә алынды. Кичәбез матур шигырьләр, җырлар, истәлекле вакыйгалар белән үрелеп барды.