Головоломка «Тапкырлар иртәсе”
Балаларның ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен, китапханәдә "Тапкырлар иртәсе" дигән башваткыч уены үткәрдек. Укучыларга төрле авырлыктагы биремнәр бирелгән карталар өләшенде. Алар шундагы биремнәргә җаваплар эзләделәр. Капчыкта әзерләгән сүзләргә туры китереп җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Күрсәт, аңлат, яса дигән карталар ярдәмендә. Кул ишарәләре белән, карта артындагы сорауларны башкаларга күрсәтеп, җавап таптылар.