Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Ярдәм янәшә!

Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә, ярдәм йөзеннән, окоп шәмнәре ясадык. Түбән Оры мәдәният йортында, токмачлар кистек. Кечкенә улым да, балалар бакчасына үз өлешен кертте. Шушы кечкенә генә эшләребез белән дә үз өлешебезне кертә алуыбызга чиксез шатмын. Катнашкан һәрбер кешегә олы рәхмәтләребез. Сугышлар тизрәк бетеп, егетләребез исән-сау, туган нигезләренә әйләнеп кайтсыннар иде. Бергә булыйк, бердәм булыйк