Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Игелек кылып яшик"

Көчле рухлы китап укучым янына кердем бүген. Безнең Дима бар яктан да уңган ул. Күзем күрми дип уфтанып, боегып утырмый, ә актив рәвештә тормыш алып бара. Өйдә дә бар эшкә булыша. Бүген дә мине елмаеп каршы алды ул. Иртәгә Арчага инвалидлар ункөнлегенең ябылу тантанасына барам, синтезаторда уйныйм ди. Ачылышына да барып матур җырларын бүләк итеп кайткан иде. Сукырлар китапханәсеннән махсус брайлер язулы китаплар алдырабыз. Нинди темаларга укыйсы килүен әйтә дә, мин шуларны сорап язам. Шундый тиз укып тапшыра ул аларны. Укып кына калмый, китапның нәрсә турында икәнен сөйләп, видео яздырып җибәрә. Сау-сәламәт булып та, тормыштан ямь таба алмый, зарланып утыручыларга, Димадан үрнәк алыгыз дияр идем. Барысы да үзебездән тора бит. Афәрин Дима