Вечер-встреча "Чишмәләрдән алдым җырларымны"
29 ноябрь "Чишмәләрдән алдым җырларымны" Югары Оры авыл клубында (Күчмә китапханә) якташыбыз, Язучылар берлеге әгъзасы,- прозаик, шагыйрь Тимергалиев Зиннур Фирдәүс улының иҗат кичәсе булды. Кичәгә Зиннур әфәнденең иҗатын якын иткән, яраткан тамашачалыр килгән иде. Кичәбез шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән матур җырлар, әсәрләреннән өзекләр белән үрелеп барды.Залдагы кунакларыбыз өчен шагыйрьнең иҗатына багышланган "И туган җир, син тудырган Бер нарасый балаң" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм аның турында презентация тәкъдим ителде.
Шагыйрь туган авылына багышланган шигырьләрен укыды, "Кичә яраттым" китабына кергән һәм социаль челтәрләрдә даими басылып торган әсәрләренә биргән сорауларга җавап бирде. Үткен каләме тагын да чарлансын, безне үзенең матур җырлары, шигырьләре, гыйбрәтле, тормышчан әсәрләре белән алда да сөендереп торуын көтеп калабыз. Барлык килгән кунакларга, чараны оештырырга ярдәм иткән үзешчәннәребезгә олы рәхмәтләребез.