Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Литературный вечер "Йөрәк җырым, моңлы җырым сиңа, Әнием!"


Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе - Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең бәйрәмебез дә чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме буларак үтте. Балалар әниләре белән бергәлектә бик матур чарада катнаштылар. Беренче бирем үзләре белән таныштырып, җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Өй эше буларак, пешереп килгән тәмле сыйларының рецептлары белән бүлештеләр. Әниләр белән балаларның дәрескә әзерлекләрен дә бик матур итеп күрсәттеләр. Бәйрәм кичәбез матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Гаиләләребезгә китапханәдә төзелгән "Әниемнең җылы кочагы" исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.