Выставка-совет “Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк”
Октябрь аеның беренче ун көнлеге безнең хөрмәтле өлкәннәребезгә багышланган чаралар белән уза. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Китапханәбездә өлкәннәр өчен "Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк" дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Китапхагәбезгә рәхим итегез!