Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Литературная встреча-автограф «Туган яктан илһам алып…”

"Туган яктан илһам алып" Сөрде мәдәният йортында якташыбыз, авылдашыбыз, язучы- прозаик, шагыйрь Тимергалиев Зиннур Фирдәүс улына 50 яшь тулу уңаеннан бик матур очрашу кичәсе булды. Кичәгә Зиннур әфәнденең иҗатын якын иткән, яраткан тамашачалыр килгән иде. Кичәбез шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән матур җырлар, әсәрләреннән өзекләр белән үрелеп барды.Залдагы кунакларыбыз өчен шагыйрьнең иҗатына багышланган "И туган җир, син тудырган Бер нарасый балаң" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм аның турында презентация тәкъдим ителде.
Шагыйрь туган авылына багышланган шигырьләрен укыды, "Кичә яраттым" китабына кергән һәм социаль челтәрләрдә даими басылып торган әсәрләренә биргән сорауларга җавап бирде. Китап сөюче дусларыбыз белән аралашты. Зиннур әфәндене тагын бер кабат юбилее белән котлап, аңа тазалык, саулык, якыннарының күңел җылысын тоеп, тигезлектә яшәвен теләп калабыз. Үткен каләме тагын да чарлансын, безне үзенең матур җырлары, шигырьләре, гыйбрәтле, тормышчан әсәрләре белән алда да сөендереп торуын көтеп калабыз. Барлык килгән кунакларга, чараны оештырырга ярдәм иткән үзешчәннәребезгә олы рәхмәтләребез.