Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Литературная площадка “Татарстан – туган төбәгем”

30 август – республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да дус- тату, матур гомер кичерә.
Тарихтан күренгәнчә, әлеге көн 1990 елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Республикабыз күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге бәйрәмнең максаты да республикадагы барча халыкның бердәм булып, имин, бәрәкәтле, мул тормышта яшәвенә юнәлдерелгән.
Китапханәбездә әлеге истәлекле бәйрәм көне уңаеннан укучылар белән, Татарстан турындагы белемнәребезне барлап, викторина уенында катнаштык. Казанның истәлекле урыннары белән таныштык. "Казан сихри башкалам" дип исемләнгән презентация белән танышып, Казанның борынгы тарихы, истәлекле урыннары турында күп кенә мәгълүмат тупладык. Китап күргәзмәсе белән таныштык.