Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Урок мужества “Легендага күчеп яши алар, Йөз аклыгы булып татарның!”

25 август - фашист җәлладлары Берлин каласының Плетцензее төрмәсендә башларын чабып өзгән 11 татар каһарманнарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булуына быел исә 80 ел тулды. Шул уңайдан китапханәдә Җәлилчеләрне искә алу сәгате үтте. Балаларга аларның һәрберсе турында мәгълүмат бирелде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.